Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Район башлыгы Айнур Ягудин гаиләсен бәйрәм белән котлады

Район башлыгы Бәхтыяр авылындагы Ягудиннар гаиләсендә булып кайтты.

Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов Бәхтыяр авылыннан мобилизацияләнгән Айнур Ягудин гаиләсендә булды. Айнур бүгенге көндә яраланып, госпитальдә реабилитация уза.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, район советы рәисе урынбасары Фәрит Мансурович, "Мәнгәр" күмәк хужалыгы рәисе Тәлгать Мостафин, Олы Мәңгәр авыл жирлеге башлыгы Фәрида Филатова белән берлектә, сугышчының әнисе Рамилә, әтисе Вазыйхны бәйрәм белән котладылар. Шундый батыр ул үстергәннәре өчен аларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Айнур Ягудин 1990 елда Бәхтыяр авылында, күп балалы гаиләдә туа. Әнисе - укытучы, әтисе күмәк хужалыкта хезмәт куйгаң кеше, бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, эретеп ябыштыручы һөнарен үзләштергән Айнур армия сафларында шофер булып хезмәт иткән. Мобилизация игълан ителүнең беренче көннәрендә үк махсус  хәрби операциягә чакырыла. Өйләнгән, тормыш иптәше Илүзә белән ике кыз үстерәлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев