Районның сәләтле балаларын район чыршысына җыйдылар
Һәр елдагыча районның алдынгы укучыларын район чыршысына җыйдылар.
Әтнә татар дәүләт драма театрында районыбызның укуда, сәнгатьтә, спортта уңышлары булган, әтиләре, якыннары бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан, барлыгы 254 - иң тырыш, иң уңган укучылары өчен Яңа ел тамашасы узды. Укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашканнан соң, Әтнә театры артистлары уйнавында “Мырррау! Батыр” әкият тамашасын карадылар.
Иң элек алдынгыларны ТР Дәүләт Думасы депутаты Камил Ногаев, районыбыз башлыгы Рөстәм Хисамиев бәйрәм белән котладылар. Укучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Бу көнне балалар өчен чын мәгънәсендә әкияти мохит тудырылды.
Аннары укучылар “Мырррау! Батыр” әкият тамашасын карадылар. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры Яңа ел бүләге буларак, нәни тамашачылар өчен Нәкый Исәнбәт әсәре буенча «Мырау Батыр» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль балаларда зур кызыксыну уятты. Алар геройларның маҗараларына битараф кала алмадылар, алар белән бергә шатландылар һәм борчылдылар. Спектакльдән соң һәрбер балага Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Бу бәйрәм укучылар күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Алар Яңа елны яхшы кәеф белән, яңа өметләр белән каршыларга әзер иделәр. Әти-әниләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар өчен бу бәйрәм аеруча әһәмиятле булды. Алар үзләрен ялгыз хис итмәделәр, район җитәкчелеге һәм укытучылар тарафыннан кайгыртуны тойдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев