Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Россиялеләрне үзәк төбәкләрендә талпан уяну ихтималы турында кисәттеләр

Үзәк Россиядә талпаннар март аенда ук уяна ала, чөнки төбәкләрдә температура 2 дән 5 градуска кадәр җитә. Бу хакта дәүләт мәгариф университетының гомуми биология һәм биоэкология кафедрасы мөдире, профессор Михаил Гордеев кисәтте, дип яза https://1tv.ru каналы.

Эксперт сүзләренчә, талпаннарның активлыгы һава торышы 10-15 градуска кадәр җылынгач башлана.

Мәскәүдә талпаннар тешләүләрнең беренче очраклары апрельдә үк теркәлә. Гордеевнең "Лента.ру" белән булган әңгәмәсендә. билгеләп үткәнчә, алар дымлы күләгәле урыннарны өстен күрәләр, әмма аларны теләсә кайда: кырда, биек үләндә, урманда, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында һәм хәтта шәһәр читендә дә эләктереп алырга мөмкин.

Чыннан да, соңгы елларда талпаннар бик активлашты. Элегрәк аларны урманга баргач кына ияртеп кайта идек. Инде хәзер яшелчә бакчасында да ияртеп керергә мөмкинбез. Иң мөһиме игътибарлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев