Россиядә битлек режимын йомшарту вакытын фаразладылар
Соңгы хәбәрләр

Россиядә битлек режимын йомшарту вакытын фаразладылар

Коронавируска каршы көрәш чараларын кичектерү коллектив иммунитет формалашуга бәйле.

Россиядә җәйгә Covid-19 коронавирусы пандемиясе сәбәпле, кертелгән битлек режимын йомшартырга мөмкин.

Педиатр-инфекционист Евгений Тимаков «Москва 24» телеканалы эфирында сөйләвенчә, чараларны йомшарту, без ял итәргә бара, утыра, ашый, дуслар белән аралаша алабыз дигән сүз, әмма битлек режимын бозарга ярамый.

Табиб сүзләренчә, Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча чараларны кичектерү күпчелек халыкта коллектив иммунитет формалашуга бәйле.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә язын коронавирус белән авыручылар кимүен көтәләр.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/01-02-2021/rossiyad-bitlek-rezhimyn-yomshartu-vakytyn-farazladylar-5802978


Нет комментариев