Сургут политехник көллиятендә 19 студент агуланган
19 зыян күрүче медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән, аларның берничәсе хастаханәгә озатылган.
SHOT тикшерү мәгълүматлары буенча, студентлар ризыкның сыйфатына зарланган: ашларда личинкалар, ә котлетларда чәчләр табылган дип фаразлана, дип яза «Комсомольская правда» сайты.
Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә студентлар ашханәдә ит ризыклары ашаганнар. Агулануны эчәк яки ротавирус инфекциясе китереп чыгарырга мөмкин. Хәзер бу мәсьәлә белән төбәк ведомстволары шөгыльләнә. Прокуратура массакүләм авыру факты буенча тикшерү оештырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев