Әтнәдә булган юл һәлакәтендә бер кеше  үлгән
Соңгы хәбәрләр

Әтнәдә булган юл һәлакәтендә бер кеше үлгән

Бүген 16 май көнне төнге сәгать 1:10 минутта Кио Рио машинасы белән идарә итүче 2003 елгы егет, Казан - Күшәр юлы белән барганда тиешле тизлекне сакламыйча юл кырыена төшеп киткән.

Кио Рио машинасы йөртүчесе алынган тән җәрәхәтләреннән Әтнә хастаханәсе кабул итү бүлегендә үлә.

Тагын машинада булган 3 пассажир төрле тән җәрәхәтләре алып Әтнә үзәк хастаханәсенә озатыла, шуннан аларны Арча больницасына алып китәләр. 


Нет комментариев