Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләр чыгышы алкышларга күмелде

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында «Назлар идем кайнар җаныңны» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Назлар идем кайнар җаныңны" дип исемләнгән бәйрәм концерты әниләр көненә багышланды

Әлеге чарада Әтнә районының иң хөрмәтле әниләре, күп балалы аналар, хезмәт ветераннары катнашты. Зал тулы иде, һәрбер йөздә бәйрәм рухы, күңел җылысы балкыды.

Концерт программасы татар эстрадасы йолдызларының чыгышлары белән үрелеп барды. Сәхнәдән яңгыраган җырлар, шигырьләр әниләргә багышланган иң гүзәл теләкләрне җиткерде. Артистларның һәрбер чыгышы көчле алкышлар күмелде. Тамашачылар арасында күз яшьләрен тыя алмаучылар да булды, чөнки әниләр – безнең иң кадерле, иң якын кешеләребез.

Бәйрәм концертында Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та катнашты. Әниләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Ул үзенең чыгышында әниләрнең җәмгыятьтәге ролен ассызыклады, аларның фидакарь хезмәтенә, балалар тәрбияләүгә керткән өлешенә югары бәя бирде. 

Концерт барышында бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә катнашкан әниләрнең чыгышы күпләрнең күзенә яшьләр китерде. Алар улларына багышлап җыр башкарганда, зал торып басып тыңлады. 

"Назлар идем кайнар җаныңны" дип исемләнгән концерт әниләргә онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Әлеге бәйрәм чарасы әниләргә карата булган мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен тагын да арттырды. Һәркем күңелендә әниләргә рәхмәт хисләре уянды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев