Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Хатын-кызлар табибы Әлфия Мөхәмәтова киңәшләре

Яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәк больницасының хатын-кызлар табибы Әлфия Мөхәммәтова белән сөйләшәбез.

Район үзәк больницасының хатын-кызлар табибы Әлфия Мөхәммәтова табибка мөрәҗәгать итү өчен киң таралган авыртулар турында аңлатып үтте.

- Аналык, аналык көпшәләре, күкәйлекләр һәм башка җитди халәтләр - табибка мөрәҗәгать итүнең иң киң таралган сәбәпләренең берсе. Бу авырулар еш кына җенси юл белән йога торган инфекцияләр нәтиҗәсендә килеп чыга. Мәсәлән, гонорея, хламидиоз, трихомониаз һәм микоплазмоз. Шуны аңлау мөһим, бу ялкынсынулар балага узу, бала төшерү һәм ана карыныннан тыш йөклелек проблемаларына китерергә мөмкин. Алар шулай ук спайкалар һәм хроник авыртулар китереп чыгара.

Чирләү куркынычын арттыра торган берничә фактор:
Иртә өлгерү (25 яшькә кадәр).
Сексуаль тормышның иртә башлау.
Партнерларның еш алыштыру.
Сакланмаган җенси контактлар.
Элек кичергән, җенси юл белән йога торган инфекцияләр.
Какшаган иммунитет.
Абортлар.

Теләсә нинди авыруларны иң яхшы дәвалау – ул профилактика. Шуңа күрә сезне диспансеризациягә көтәбез! 2024 елдан "Гаилә" милли проекты кысаларында репродуктив яшьтәге ир-атларны һәм хатын-кызларны диспансерлаштыру планына хламидиоз, гонорея, микоплазмоз һәм трихомониаз кебек инфекцияләрне ачыклауга тест үтү мөмкинлеге бар. 18 яшьтән алып 29 яшькә кадәр скрининг мәҗбүри һәм ел саен, 30 яшьтән алып 49 яшькә кадәр табиб каравыннан соң күрсәтмәләр нигезендә. Бу проблеманы вакытында ачыкларга һәм дәвалауны башларга ярдәм итәчәк.
Әгәр дә сездә корсак астында авырту, гадәти булмаган бүлендекләр, кычыту яки кызу, шулай ук температура күтәрелсә, һичшиксез табиб-гинекологка мөрәҗәгать итегез.

Кадерле хатын-кызлар! Үзегезнең сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, ул сезнең кулда! Сез әһәмиятле һәм кыйммәтле, чөнки сезнең һәрберегез-чын хәзинә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев