Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Газон үләнен ничек эшкәртергә? Һәвәскәр бакчачы Лилия Хәйруллина киңәше

Газетабызның ачык төркемендә "Әтнә таңы"ның "Бакчасы почмагы"н ачкан идек . Аны Әтнә район больницасының табиб -лаборанты Лилия Хәйруллина алып бара.

"Газон үләнен нишләтәсез сез яз көне",  - дип сораучылар бар.

- Газон үләнен яз көне, менә хәзер тырмалыйбыз. Чүпләрдән арындырабыз. Сәнәк белән әзрәк төрткәләп чыксаң әйбәт. Үләннең тамырларына әнә шулай  һава кертсәң,  ул яхшырак үсә. Аннан соң тукландырабыз. Мочевина препараты кулланабыз. Аны дымлы җиргә шул килеш сипсәң дә була. Яңгыр явар алдыннан  сибүчеләр  дә бар. Җирегез күп булмаса, лейка белән сипсәгез яхшырак. 10 литр суга бер аш кашыгы исәбеннән салырга кирәк. Гадәттә газон үләнендә тузганак үсүчән. Аз булса, казып алсагыз да була тамырларын, күп булса, Лонтрел, Линтур препаратын инструкциясенә карап сибәсең, - дип киңәш бирә Лилия Хәйруллина.

С.Мингатина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев