"Шәкәнәч ягында берәр ут- мазар чыкты мәллә?" - кичә сез дә шулай уйладыгызмы
Сорау-җавап

"Шәкәнәч ягында берәр ут- мазар чыкты мәллә?" - кичә сез дә шулай уйладыгызмы

Үзем дә шулай уйлап, куркып, Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиевка мөрәҗәгать иттем кичә.

Кап-караңгы күк йөзе һәм Шәкәнәч ягында кызыл алсулык. Байтак күкне биләп тора. Нәрсә бу?

- Бездә тыныч, Казан утлары шулай күренә. Һәр кич күренә ул. Болытлы булганда шулайрак куркыта да..., -дип аңлатты Әтнә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ильяр Гыймадиев. 

С.Мингатина фотосы


Нет комментариев