Әтнә Кыш Бабае – көрәштерә
“Таң” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы елдагыча, яшь көрәшчеләр өчен “Кыш Бабай призы”на көрәш буенча традицион ачык турнир уздырды.
Ул быел 19нчы тапкыр узды. Турнирда Татарстан, Марий Эл һәм Чуваш республикаларыннан 16 команда – 260лап яшь көрәшче катнашты.
Бәйгене районыбызның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов ачып җибәрде. Якташыбыз, татарча көрәш федерациясе директоры Марсель Тагиров: “Бу – яшь көрәшчеләр иң яраткан турнирларның берсе”, - дип билгеләде. Сүз уңаеннан, Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәмәтшин әйтүенчә, турнирны республика дәрәҗәсенә күтәрергә вәгъдә иткән ул.
Хәер, яшь көрәшчеләрнең Кыш Бабай белән Кар Кызы кулыннан бүләк алганнан соңгы нурлы йөзләрен, шатланып көлүләрен ишәеткәч, мөгаен иң мөһиме бу түгелдер дигән уй килде. Үзара аралашу, көч сынашу алар өчен күпкә мөһимрәк бугай...
Нәтиҗәләр турында соңрак хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев