Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнәдә «Әтнә Волейбол Лигасы» башланып китте

Спорт – ул сәламәтлек, көч, матурлык һәм бердәмлек. Әтнә районы халкы сәламәт яшәү рәвешен сайлап, спорт белән дус булып, киләчәккә ышаныч белән карый. Волейбол лигасы һәм ГТО нормативларын тапшыру кебек чаралар исә бу юлда аларга зур ярдәм күрсәтә.

Ел саен барган ярышларнын берсендә волейболчыларыбыз  ГТО нормативларын уңышлы тапшырдылар. Катнашучылар урыннан озынлыкка сикерү, отжимание, шулай ук алга иелү башкардылар. Волейболчылар мәйданчыкта осталыкларын, җитезлекләрен һәм команда белән бергә эшләргә әзер булуларын күрсәтәләр. Уеннар тамашачылар өчен дә кызыклы, чөнки алар һәрвакыт киеренке һәм көтелмәгән вакыйгаларга бай.

ГТО нормативларын тапшыру – спортчылар өчен үзләренең физик әзерлекләрен тикшерүнең яхшы ысулы гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру чарасы да. Бу көнне һәркем үзенең көчен сынап карый, яңа казанышларга омтыла һәм сәламәт булуның мөһимлеген аңлый. ГТО нормативларын уңышлы тапшыручылар киләчәктә волейбол ярышларында да яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә әзер.

Әтнә Волейбол Лигасы елдан-ел популярлаша бара. Ярышларда катнашучылар саны арта, командаларның әзерлеге яхшыра. Бу исә районда волейбол спортының үсеше өчен зур этәргеч бирә. Киләчәктә дә Әтнә волейболчылары республика күләмендә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип өметләнәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев