Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнәләр сынатмый

25 март көнне, Яңа Кенәр авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, мәгариф отличнигы, математика укытучысы Нуриҗанов Кави Нуриҗан улы истәлегенә багышланган «Северное Сияние» районара шахмат турниры узды.

Әтнә районы командасы әлеге ярышларда түбәндәге составта катнаштылар: Әхәтова Әдилә Марат кызы ("Иске Өҗем төп гомуми белем бирү мәктәбе"), Хәкимҗанов Рамазан Ильяс улы ("Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе"), Ибрагимов Кәрим Илһам улы ("Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе"). Ярыш йомгаклары буенча Әтнә районы командасы 2 урынны яулады.

Шәхси беренчелектә Әхәтова Әдилә Марат кызы ("Иске Өҗем төп гомуми белем бирү мәктәбе") кызлар арасында 3 урын алды.

Тренер-укытучылар: Хәйретдинова Лилия Салих кызы, Закирова Әлфия Тәлгать кызы.

Әтнә районы командасын лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Бу җиңү якты казанышлар һәм яңа җиңүләр белән тулы яңа спорт юлының башы гына булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев