Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнәнең яшь көрәшчеләре призлы урыннар яулады

2025 елның 18 сентябрендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы ДОСААФ РОГО Арча бүлекчәсе призына көрәш буенча Арча муниципаль районы Беренчелеге узды.

2025 елның 18 сентябрендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы ДОСААФ РОГО Арча бүлекчәсе призына көрәш буенча Арча муниципаль районы Беренчелеге узды. Ярышларда 2012 елда туган һәм аннан кечерәк көрәшчеләр катнашты. 
Беренчелектә барлыгы 89 яшь спортчы катнашты, алар ун үлчәү категориясендә көч сынаштылар. Һәр көрәш дәрт, киеренкелек һәм беренчелеккә омтылыш белән тулы иде. 
Әтнә районы көрәшчеләре югары әзерлек һәм осталык күрсәттеләр, берничә авырлык категориясендә призлы урыннар яуладылар. Ишмуратов Әмирхан, Наимов Али һәм Йосыпов Филүс пьедесталның өченче баскычына күтәрелделәр. 
Барлык призерларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә спорт өлкәсендә уңышлар, яңа казанышлар һәм Әтнә районы һәм Татарстан Республикасы даны өчен зур җиңүләр телибез. Бу җинүләр аларга спортта алга таба камилләшүгә һәм яңа үрләргә ирешү өчен этәргеч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев