Бадминтончы кыз зона ярышында җиңде
спорт

Бадминтончы кыз зона ярышында җиңде

Сабада "Татарстанның республика өметләре" исеме астында бадминтон буенча зона ярышлары узды.

Биредә тренер Фаил Гәрәев җитәкчелегендә Әтнә спорт мәктәбенең 3 спортчысы да катнашты. Арадан берсе - Олы Әтнә урта мәктәбенең 2 сыйныфында укучы Арина Аширова үз төркемендә 1 урын яулады. Әйтергә кирәк, 26 бадминтончы арасында җиңүче булу - зур уңыш. Тренерга да, аның шәкертенә дә афәрин дияргә генә кала.

Фаил Гәрәев фотосы.


Нет комментариев