Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

Каратистларыбыз сынатмады

Казан шәһәрендә карате буенча Россия кубогы ярышлары узды.

Бу ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Иркутск, Түбән Новгород, Сочи һәм башкалар) килгән 700 спортчы арасында үзләренең категорияләрендә безнең Әтнә районыннан 7 егет катнашты. Татарстан командасы барлык төбәкләр арасында беренче урынны яулады һәм кубок иясе булды. Бу җиңүдә безнең егетләребезнең дә өлеше зур: районыбызга 17 медаль кайтты.

Шушы матур нәтиҗәләргә ирешкән егетләр:

Олы Әтнә урта мәктәбеннән Габидуллин Айзат (10 сыйныф) – 1 алтын һәм 3 бронза медаль, Сидеев Галиәскәр (1 сыйныф) – 1 көмеш медаль, Күәм урта мәктәбеннән Галиев Айваз (10 сыйныф) – 1 көмеш һәм 2 бронза медаль, Бәрәзә төп мәктәбеннән Гыйлаҗев Илзат (6 сыйныф) – 1 көмеш һәм 1 бронза медаль, Аникин Александр (4 сыйныф) – 1 көмеш һәм 2 бронза медаль, Аникин Даниил (4 сыйныф) – 2 көмеш медаль, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы 311нче группа студенты Зигангараев Тимур – 1 алтын һәм 1 көмеш медальгә ия булдылар.

Ярышлардан тыш, Габидуллин Айзат, Галиев Айваз, Зигангараев Тимур хөкемдарлык һәм оештыру эшләрендә дә катнаштылар.

Укучыларыбызны ярышларга профессиональ каратист, югары категорияле судья, тренер Саргсян Геворг әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев