Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

"Лыжня Татарстана-2022" бәйгесе узачак

12 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Авыл хуҗалыгы техникумы каршындагы чаңгы трассасында "Лыжня Татарстана-2022" бәйгесе узачак.

"Катнашучылар өчен теркәлү вакыты 8:00-9:00гә кадәр булачак.Сәгать 9:00дә ярыш башлана. Ярышлар түбәндәге яшь категорияләрендә үткәрелә:14 яшькә кадәр, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 30 яшьтән 40 яшькә кадәр,40 яшьтән 50 яшькә кадәр һәм  50 яшьтән өлкәнрәкләр. Һәрберсендә ир-малайлар һәм хатын-кызлар аерым ярыша. Шулай ук соңыннан җитәкчеләр өчен дә ярыш булачак. Бер тапкыр әйләнеп кайту хатын-кызлар өчен 1500 метр, ә ир-егетләр өчен 3000 метр. Ярыш барышында кайнар чәйләр, тәмле коймаклар белән сыйлыйбыз. 1,2,3 урыннарга "Лыжня 2022" дип язылган башлыклар бүләк итәчәкбез. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-10-48, ярышта катнашыр өчен алдан шалтыратып заявка да биреп калдырып була", - диде  яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев