Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Уеннар көчле бара

Әтнә хоккей лигасы уеннары дәвам итә.

Олы Әтнә һәм Күәм боз мәйданчыкларында Әтнә хоккей лигасы уеннары бара. Хәер, алай гына дип әйтү бик җиңелчә яңгырый. Командалар бик көчле уеннар күрсәтәләр. Казанга кадәр хоккей карарга барып җитә алмасагыз, ә телевизордан хоккей уеннарын карау бик күңелле тоелмаса, үзебезнең егетләрнең уеннарын карагыз. Чын хоккейчылардан ким түгелләр. Овертайм уеннары да бар, буллит та сугалар, чын иттереп сугышалар да хәтта. Узган атнада Күәм боз мәйданчыгында командалар очрашуы да бик кискен булган.

Шимбә көнне уеннар Бәрәскә-Мәңгәр 4:3 (овертайм белән); Күәм-Шашы 3:2; якшәмбе көнне Әтнә-Мәңгәр 2:5; Күәм-Бәрәскә 5:0 хисабына тәмамланган.

Бүгенге көндә ӘХЛ уеннарының нәтиҗәләре түбәндәгечә, әлегә:

Күәм – 10 балл;

Шашы – 6 балл;

Бәрәскә – 3 балл;

Мәңгәр – 3 балл

Әтнә – 2 балл;

Шунысын да әйтәсе килә, Күәм хоккей командасының әле бер тапкыр да җиңелгәне юк. Күз тиеп китә күрмәсен тагын.

Бу атнада Мәңгәр-Шашы (Әтнә бозында), Бәрәскә-Әтнә (Олы Әтнәдә), Әтнә-Шашы (Олы Әтнәдә), Мәңгәр-Күәм (Күәм бозында) командалары очраша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев