Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Җиде елга гомерегез озыная - ашагыз!

Әстерхан чикләвеге хакында бу сүз.

Бу чикләвек составында калий, кальций, магний, фосфор, тимер һәм башка матдәләр бик күп. Көненә 3 әстерхан чикләвеге  ашаган кеше 7 елга гомерен озынайта, дип дәлилли галимнәр.

Соры төстәге бу чикләвек акыл белән эш итүче һәм физик көч түгүчеләргә көч бирә. Ашказаны һәм эчәкләрдә катар булганда, эч киткәндә, рахит, төче авыртуы (золотуха), подагра, кардиосклероз һәм баш миенең склерозы булганда, авитаминоздан,  атеросклерозны профилактикалау һәм дәвалаганда, бөер һәм сидек куыгы авыруларыннан, шулай ук кан әйләнеше бозылуыннан интегүчеләргә файдалы.

Чикләвектә клетчаткта һәм майлар күп. Бу исә эчәкләр эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шуңа да чикләвек төшләрен эч кату белән интегеүчеләр, бигрәк тә олы яшьтәге кешеләргә кулланырга киңәш ителә. Әстерхан чикләвеген яшелчәләр белән ашау файдалы. 

Өстәл артына утырып тормый, коры-сары капкалап алучыларга, бу чикләвекне ашарга тәкъдим ителә.

Тик көненә 3-4 чикләвектән дә күбрәк ашау ярамый. 

Үт куу юллары авыртканда 25 грамм чикләвекне көненә 3-4 тапкыр ашагыз.

Операция үткәргән һәәм хәлсез авыруларга : 300 грамм чистартылган чикләвек, 300 грамм күрәгә, 30 грамм йөзем һәм 2 лимонны иттарткыч аша чыгарыгыз да 300 грамм бал кушып болгатыгыз һәм йоклар алдыннан 1-2 чәй кашыгы кабыгыз. 

Гипертониядән интеккәндә бал белән чикләвекне  45 көн дәвамында ашарга кирәк.

Ир-егетләр физик яктан көчле булсын өчен, 12 чикләвек һәм  200 грамм кара җимеш  белән төшсез йөзем алыгыз. Барысын да ваклап болгатыгыз. Көн саен төштән соң, 2 аш кашыгы кушылманы кефир белән эчегез.

Хәлне яхшыртыр өчен һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалаганда, көн саен иртәнге ашка  2 алма һәм 4 чикләвек төшеннән эшләнгән җимеш салаты ашау файдалы. 

                                                                                                                                                                    Дәвалаучы табибыгыз белән дә киңәшләшегез.

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев