Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Хуҗабикә колагына - файдалы киңәшләр

* Лимоннан күбрәк сок алу өчен, аны 5 минутка кайнар суга салып тотыгыз.

* Әгәр дә термоста чит ис барлыкка килгән икән - зарар юк: аңа бер-ике кашык дөге һәм су салып берничә тапкыр яхшы гына селкергә кирәк. Соңыннан кайнар су белән чайкарга онытмагыз.
* Кулланылып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куегыз – ул   сыйфатын югалтмая­чак.
* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннан салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.
* Дым тартканнан өстәл әрҗәләре бик авырлык белән шуып йөри башлый. Аларның ян якларын шәм белән ышкып җибәрсәгез, бу күңелсезлектән котылырсыз.
* Бәрәңгене әрчеми пешергәндә аның кабыгы ярыла. Ярылмасын өчен, суга берничә тамчы аш серкәсе тамызыгыз.
* Балыкны бер-ике көн дәвамында суыткычсыз да сакларга була. Эчен алып, эре тоз белән эчләп-тышлап ышкыгыз һәм шикәр кушылган аш серкәсенә (0,5 литр серкәгә 1-2 кисәк шикәр) манылган чүпрәккә төреп куегыз.
* Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.
"Интернет" челтәреннән алынды.

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев