Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Мөхәррият

Гөлнар Равил кызы Мөхәмәдҗанова "Әтнә таңы" газетасы редакциясенең баш редакторы 1975 елның 12 декабрендә дөньяга бик күп танылган шәхесләрне бүләк иткән Күлле Киме авылында игезәк сыңары булып, дөньяга килгәнмен. 1993 елны Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлагач, КДУның журналистика, социология һәм психология факультетына читтән торып укырга кердем. 1995 елны "Әтнә таңы"...

Гөлнар Равил кызы Мөхәмәдҗанова

"Әтнә таңы" газетасы редакциясенең баш редакторы

1975 елның 12 декабрендә дөньяга бик күп танылган шәхесләрне бүләк иткән Күлле Киме авылында игезәк сыңары булып, дөньяга килгәнмен. 1993 елны Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлагач, КДУның журналистика, социология һәм психология факультетына читтән торып укырга кердем. 1995 елны "Әтнә таңы" газетасы редакциясенә эшкә килдем. Уку белән эш бергә үрелеп барды.

1999 елны КДУны тәмамладым.

Гаиләм бар. Ирем Айрат белән ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәбез.

Мингатина Сурия Мәхмүт кызы

"Әтнә таңы" газетасының редактор урынбасары, хатлар бүлеге мөдире

Әтнә районы Күәм авылында 1964 елның 5 ноябрендә колхозчылар гаиләсендә икенче бала булып туганмын. Аллага шөкер, әнием, дүрт туганым да исән-сау, әтием вафат.

Гаиләм бар, ике балам - улым, кызым үсеп җиткән.

1987 елда КДУның журналистика факультетын тәмамладым. 30 ел журналистикада. "Әтнә таңы"нда 1991 елның апреленнән, икенче санын чыгарган көннән эшлим. Аңа кадәр "Әгерҗе хәбәрләре"ндә чыныгу алдым. Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. 2009 елда "Журналистикада исем" номинациясендә "Бәллүр каләм" белән бүләкләндем. Гозере төшеп килгән кешегә ярдәм итә алуым белән үземне бәхетле саныйм.

Бадиков Хәмит Нәкыйп улы

"Әтнә таңы" газетасының бүлек мөхәррире

"Әтнә таңы" газетасы редакциясендә 1999 елның февраленнән бирле эшли. Хезмәт юлын 2нче компьютерчы булып башлый.

1998 елны Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

Гаиләле, хатыны белән ике ул тәрбиялиләр.

Филатова Фәридә Фаяз кызы,

"Әтнә таңы" корреспонденты

җырларда җырланган "тәрәзәләре зәңгәр" Олы Мәңгәр авылында туып үстем.

Белемем буенча - педагог-психолог. "Әтнә таңы"нда 2012 елның июленнән эшли башладым. Тормышта, дүрт балам бар.

Ике олысы югары уку йортларында укыйлар, кечкенәләре үземнең янда.

Фәйзрахманова Нурия Зөфәр кызы

"Әтнә таңы" редакциясенең бухгалтеры

Арча районы Югары Пошалым авылында 1966 елның 12 февралендә туган. Хәзерге көндә Әтнә районы Олы Әтнә авылында яши. Тормышта. 2 баласы бар.

1995 елның 1 февраленнән Әтнә районың "Әтнә таңы" редакциясендә бухгалтер булып эшли.

Галимҗанова Гүзәл Мансур кызы

"Әтнә таңы" редакциясендә реклама бүлегендә эшли

Әтнә районы Кече Әтнә авылында 1978 елда туган. Хәзерге вакытта Олы Әтнә авылында яши,

тормышта, 2 баласы бар.

2008 елның апрель аеннан "Әтнә таңы" редакциясендә реклама, котлаулар бирүче клиентлар белән эшли.

Хисматуллин Рәдис Гадил улы,

"Әтнә таңы" газетасының фотокорреспонденты

1994 елны Олы Мәңгәр авылында туган, өйләнмәгән. 2016 елдан "Әтнә таңы" редакциясендә эшли, фотокорреспондент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев