Әтнәдә бер хатын-кызга җәза итеп штраф билгеләнде
2025 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Әтнә районы суды РФ Җинаять кодексының 322.3 һәм 322.2 маддәләре буенча гаепләнүче хатын-кызга карата хөкем чыгарды.
Ачыкланганча, ул РФ гражданины буларак, шәхси милегендә йорты булудан файдаланып, үз гамәлләренең җәмгыять өчен куркынычлылыгын һәм хокуксызлылыгын аңлаган хәлдә, ике РФ гражданинын фиктив рәвештә теркәтүенең җәмгыять өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерүен белә торып, явыз ният белән – шул йортта чынлыкта яшәтергә нияте булмаган хәлдә, бу йортта ике РФ гражданинын яшәргә дип фиктив теркәтүне башкарган.
Моның өчен ул югарыда телгә алынган йортта теркәтү турында ялган мәгълүмат тәкъдим иткән, ә теркәтелгән гражданнарның бу йортта яшәргә нияте булмаган.
Суд, аны гаепле дип танып, РФ ҖКның 69 маддәсе 2 өлеше нигезендә җәзаларны өлешчә кушу юлы белән, ахыргы җәза итеп дәүләт файдасына 110 000 (йөз ун мең) сум штраф билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев