Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Кирәкмәгән гамәл зыян китерде

Районның җәмәгать судында чираттагы исерек хәлдә машина руле артына утырган йөртүче эше каралды.

Дөресен танырга кирәк, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә техника руле артына менеп кунаклаучылар саны кимеми. Бер уйлаганда, бу кадәр кешене йөртүче хокукыннан мәхрүм иткәч, исерек йөртүчеләр саны да сизелерлек кимергә тиеш кебек. Әмма статистикадагы мәгълүматлар һич тә сөенерлек түгел, әлегә.

Суд залында исерек хәлдә техникага утырган һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган шактый кешене күрергә туры килде. Кызганычка каршы, ике очракта ике төрле кеше күреп гаҗәпләнәсең. Судта үзен кыюсыз тотып: “Мин кичтән кефир эчеп чыгып киткән идем. Ул да тестта алкоголь күрсәтә икән... Белмәдем бит”, – дип акланучыга ЮХИДИ тоткарлап, шуны яздырып барган видеофактны күрсәтәләр. Андагы “герой”ны күреп, бөтенләй аптырыйсың. Һәрхәлдә, кефир эчеп кенә ул кадәр үк “герой” булалмыйсың ул. Яисә, суд залында:

 “Мин исерек түгел идем. Больницага тест ясарга барырга теләмәдем, вакытым юк иде”, – дип акланучылар да бар.

Ә закон чыгаручы бу очракны да күз алдында тотып, “Больницага барудан баш тарту автомат рәвештә исереклекне раслый” дигән карар чыгарды. Кыскасы, руль артына исерек хәлдә утыру, хәтта аз гына эчкән хәлдә булу да җаваплылыкка китерә.

Әнә шундый эшләрнең берсе И.И.Галимовка карата да булды. Әйтергә кирәк, бу очракта аның да гаебе расланды һәм аңа карата суд карары үз көченә керде. Кыскасы, Әтнә районы җәмәгать суды тарафыннан исерткеч эчемлек кабул иткән хәлдә автомобиль руле артына утыручы эше каралып, карар кабул ителде. Карар нигезендә Россия Федерациясе административ кодексының 12.8 маддәсе I өлеше буенча гаепләнгән 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды һәм өстәмә рәвештә бер ел да 6 айга кадәр транспорт чыганагы йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Суд карары агымдагы елның 24 сентябрендә гамәлгә керде. Әйтергә кирәк, ул үз гаебен таныды, “Кичтән сыра, ә иртән “Ряженька” эчеп чыгып киттем. Рульгә утырганда үземне аек дип санадым”, – диде. Кызганычка каршы, белмәү дә җаваплылыктан азат итми шул...

Бер уйлаганда, бер дә кирәкмәгән гамәл күпме зыян китерде!

Мәгълүмат район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев