Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Мартта гамәлгә керде

Россиядә машина йөртүчеләрне исерткеч эчемлекләр куллануга тикшерү буенча яңа кагыйдәләр көтә.

Исереклек дәрәҗәсен ачык­лау өчен медицина тикшерүенең яңа кагыйдәләре агымдагы елның 1 мартыннан үз көченә керде. Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, төп үзгәреш булып, машина йөртүчеләрне шаһитлар катнашыннан башка гына өрдерертеп карау, шуның видеоязмасын куллана алу мөмкинлеге булачак.

Хәзер, машина йөртүче исерткеч эчемлекләр куллануда шикләнелсә, Дәү­ләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аны ике шаһит яки видеоязма кулланып тикшерә ала. Моңа нигез булып, авыздан спирт исе килү, гәүдә тотрыксызлыгы, сөйләм бозылуы, бит тиресенең кискен үзгәрүе яки кешенең әлеге шартларга туры килмәгән тәртибе, үз-үзен тотышы торырга мөмкин.

Документта аныкланылганча, тикшерү кәгазьдә нәтиҗәләр язылуын тәэмин итүче расланган типтагы бәяләү чаралары кулланып үткәрелә.

Исереклеккә китерүче матдәләр куллану факты концентрациядә өреп чыгарылган бер литр һавага 0,16 мил­лиграммнан артык абсолют этил спирты булуы белән билгеләнә.

Бу хакта Әтнә район судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев