Иске Өҗем мәктәбендә «Халыкара кошлар көне» - интернациональ экология бәйрәме билгеләп үтелде.
Шул уңайдан җылы яктан килгән кошларыбызга сыерчык оялары бәйгесе оештырылды. Укучылар "Оча торган кошлар", "Туган як кошлары" дигән чаралар үткәрделәр. Әти-әниләре белән берлектә, берсеннән-берсе матур, уңайлы сыерчык оялары ясап алып килгәннәр. Бөтен дөньяда тынычлык булсын һәм кошлар һәрвакыт үз йортларын тапсын!" - дип куанычын уртаклашты Дания Халикова.
Нет комментариев