Эремчекле конвертлар
Тәмле булсын!
Кирәк булачак:
1 кап ләвәш, 400 г эремчек, петрушка, яшел суган, укроп, 2 йомырка, тоз.
Яшел тәмләткечләрне вак итеп турарга. Эремчеккә яшел тәмләткечләр, йомырка, тоз кушып болгатырга.
Ләвәшне 10 см киңлектәге тасмаларга кисәргә. Почмагына эчлек салып, өчпочмаклап бөкләргә. Конвертларны үсемлек маенда ике ягын да кыздырырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев