Кош теле рецепты
Тәмле булсын

Кош теле рецепты

Раилә Минибаева рецепты.

Камыр өчен безгә кирәк була:

– 4 йомырка;

– 2 йомырка сарысы;

– чеметеп кенә тоз;

– 2 аш кашыгы сыек май;

– 2 аш кашыгы шикәр комы;

– он.

Кош телләрен бизәр өчен:

– шикәр пудрасы.

Йомшак кына итеп камыр басасың, 15-20 минут целофан пакетка камырны салып «ял» иттерәсең. Камырны 2 кисәккә бүлеп, юка гына итеп җәясең. Кырлы пычак белән ромбикларга бүлеп, кайнап торган майда пешереп аласын. Пешкән кош телләренә шикәр пудрасы сибәсен.

Чәйләрегез тәмле булсын!


Нет комментариев