Лилия Әскаровадан бик тәмле «Заливной пирог»
Тәмле булсын!
Аны ел буе, узегез яраткан җиләкләр кулланып пешерерга була. Җәен бакчада жыеп кына кергән җиләкләрдән, ә кышын суыткычта тундырылган җиләкләрдән. Төше алынган чия, карлыган, кура яки җир жиләкларен файдаланыгыз.
Минеке кура җиләгеннән. Заливной пирог.
Камыр өчен: 2 йомырка, 200 гр йомшак ак май, пачка разрыхлитель, 100 гр шикәр комы, он.
Камыр басып, табага җәябез. Камыр өстенэ җиләкләрне тезеп 180 гр.мичкә тыгабыз. 30 минуттан алабыз һәм «заливка» сылыйбыз.
Заливка очен 150гр каймак кибетнеке, шуна 100 гр шикәр комы кушабыз.
Минекеләр каймакка сгущенка кушканны күбрәк яраталар. Баллы булуны узегезгә карагыз.
Заливка сылагач, духовканы сундереп, шунда бераз тотыгыз. Суынгач, кисәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев