Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Тәмле булсын

Майда пешкән мантый рецепты

Туралган иттән пешерергә уйласагыз, итне ярым әзер булганчы табада кыздырып алырга кирәк.

Бу манты кызган үсемлек маенда пешереләчәк, камыры кетердәп торачак.

Камыр өчен: салкын су, тоз, он.

Камыр басарга һәм өстен каплап 30 минут «ял иттерергә».

Эчлек өчен: фарш яки вак туралган ит, суган, тоз, борыч.

Фарш сусыл булсын өчен бераз салкын су, ә майсыз ит булган очракта атланмай кушарга кирәк.

Туралган ит булган очракта бераз табада кыздырып, ярым әзер булганчы пешерергә кирәк, чөнки мантыны майда озак тотсак көеп китәргә, ә ите пешеп җитмәскә мөмкин.

Камырдан шарлар ясап чыгарга һәм аерым җәеп, эчлек салып ясарга. Манты әзер, аны кызган үсемлек маенда пешереп алырга.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/09-04-2021/mayda-peshk-n-mantyy-retsepty-5814616

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев