Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Помидоры эре дә, тәмле дә булсын!

Теплица өчен аның нинди сортларын сайларга?

Теплицада үстерү өчен помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчәләрнең бер өлешен февральдә үк утыртырга мөмкин. Бакча эшләре башкарганда Айның нинди йолдызлыкта булуына да игътибар итәргә кирәк. Бу ялларда утырту эшләре өчен уңышлы көннәр башлана. 12-13 февральдә кимүче Ай Чаян йолдызлыгында булачак, димәк, җиң сызганып эш башлый аласыз. Димәк, помидор, татлы борыч, баклажан кебек яшелчә орлыкларын утыртучылар мул уңыш алуында шик юк. Шулай ук, 25-26 февраль чәчү эшләре өчен иң уңышлысы санала, чөнки кимүче Ай Үгезбозау йолдызлыгында булачак.


Теплицада помидорның индетерминант типтагысын үстерәләр. Помидорлары эре, итләч һәм бик тәмле була. Иртә уңыш алу өчен помидорның “Сибирская скороспелая”, “Андромеда”, “Малиновый сюрприз”, “Перун”, “Розовое чудо”, “Грифон F1”,“Пышка” кебек иртә өлгерә торган сортларын сайларга кирәк.


Әлбәттә, һәр бакчачының үзенең яраткан сортлары була. Яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучылар теплицада “Розовая мечта”, “Орлиное сердце”, “Розовый гигант”, “Сахарный гигант”, “Гигант лимонный”, “Желтый гигант”, “Уральский гигант”, “Эволюция”, “Батяна” кебек сортларны үстерә ала. Аларның помидорлары эре, итләч була һәм уңышны да күп бирә.


Вак помидор яратучыларга “Клубничка”, “Финик сибирский”, “Синяя гроздь”, “Черная гроздь”, “Детская радость” сортларын утыртырга мөмкин. Алар ашарга да тәмле, табындагы ризыкларны бизәү өчен дә бик матур.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев