Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Укучы Татарстан: кәгазь һәм саннар берлеге

Әсәрләрне балалар телендә язарга кирәк

Басма матбугатны ничек саклап калырга, китап укуны ничек популярлаштырырга?

ТР Журналистлар бер­легенең «Укучы Татарстан: кәгазь һәм саннар берлеге» республика акциясе кысаларында, шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, якташыбыз Гөлүсә Батталова белән сөйләшәбез. 

Гөлүсәгә юкка гына мөрәҗә­гать итмәдем. Аның Ва­тан­пәр­вәрлек хисенә, туган телебезне сак­лап калуда янып-көеп иҗат итүенә сокланам. Ир хатыны, өч бала әнисе, килен вазыйфасы да бар. Ничек барысына да өлгерә, шул ук вакытта иҗат итәргә дә вакыт таба. Минем аның авызыннан беркайчан да “Вакытым юк”, – дигән сүзне ишеткәнем юк. Бу юлы да китап, газета-журналлар турында сөйләшергә телим, очрашып булмасмы диюгә, “Бик рәхәтләнеп”, дип җавап бирде. Ә аның белән аралашуы да кызык. Һәр сөйләшүдә бер яңалык, фикер ишетәсең. Бүгенге әңгәмәбез – социаль челтәрләрнең тормышыбызга йогынтысы, шул ук вакытта китап һәм газета-журналлар көчен саклап калу, яшь буынга “укырга, укырга һәм дә укырга” дигән төшенчәнең никадәр тылсымлы икәнен аңлату юлларын барлау булды. 
– Иҗат кешесе буларак, мин китапка, гомумән, укуга яхшы мөнәсәбәт булуын телим, әлбәттә. Әмма шул ук вакытта интернетны ниндидер куркыныч көч дип караудан бигрәк, бу безнең һәм киләчәк буынның ярдәмчесе булса, әйбәтрәк булыр иде. Интернет бит ул сиңа зыян сала торган әйбер генә түгел, анда бик күп, бик күп мәгълүмат. Аның кирәклеләре дә күп. Менә үзем дә соңгы араларда, элек бер дә алай булыр, дип уйламаган идем, электрон китапларга ияләшеп киттем. Мәсәлән, ул китапларның кәгазь вариантын таба алмас­ка мөмкинмен. Ә электрон вариантта ул бар, аны әле минем күзләремнең сәламәтлеге рөхсәт итә, шуңа күрә электрон вариантын да укыйм хәзер. Мин улларыма да әйтәм, бернинди мәгънәсез тик-ток видеолары карап утырганчы, үзегезне үстерә торган, дөнья һәм табигать буенча, сезне кызыксындырган сорауларга җавап биргән, чит телләр  өйрәтә торган видеолар карагыз, димен. Бер көнне болыт килә, Аяз кунакка барырга җыена. Һәм мин аңа: “Улым анда яңгыр болыты килә, ә син кунакка барырга җыенасың”, – димен. Ә ул исә: “Булса соң, җир планетасында болыттан яңгыр булып су гына тама. Ярый әле без Венера планетасында түгел. Ә анда болытлардан кислота тама», ди. Ул аны гади, сүз арасындагы кебек кенә итеп әйтте. Әмма ул бу мәгълүматны каяндыр алган. Кызыксынган, димәк. Мин инде күңелемә, бу инде интернетта теләсә-нәрсә генә карамый. үзенең карашларын киңәйтә торган мәгълүмат та ала икән, дип уйлап куйдым. 
– Ә менә кәгазь вариантка балаларны ничек ияләндерергә, кызыксындырырга мөмкин соң?
– Бу өлкәдә мин бик тырышып карыйм инде. Төрле юлларын эзлим. Хәзер менә әдәби китап­лар гына түгел, балалар өчен татар телендә дә фәнни-популяр китаплар чыкты. 
Матур-матур эн­циклопедияләр, алар арасында бизнеска, табигатькә, кос­моска караганнары да бар. Шул китапларны кулларына алып, кызыксынып китеп, бер абзацны гына укы­салар да, ул китап аларны үз эченә алып китәчәк.
 Аннары менә 11 яшьлек улым да, гомумән, шул чор балаларында зур ул теләк – ничек тиз генә баерга, миллионер булырга?

Алар каядыр эшкә урнашып, эшләү турында уйламый. Хыяллары – бер көн эчендә баю.

Мин инде шушы әйберне үземә хәйлә итеп алып, улыма: “Ничек үзеңнең беренче миллионыңны эшләргә?” дигән, ирем  “Финансист” дигән китап алып бирде. Әлегә бу китап аның өчен катлаулырак, әлбәттә. Әмма аның күз каршында торсын, дип алып куйды. Аннары аларның компьютер белән кызыксынганын белеп, ирем “Ничек компьютер программалары  төзергә?” дигән китап сатып алды. Һичьюгы шулай итеп булса да китапка бераз тартылу булмасмы икән, дибез. Тагын бер фикер, мин татар язучыларына да әйтәм, әсәрләрне балаларның үз телендә язарга кирәк дип. Мәсәлән, Лилия Гобәйдуллинаның “Блогер”, Алмаз Гыймадиевнең “Селфи тая­гы” дигән әсәрләре балалар өчен бик кызык. Ул аларның көн саен күз алдында тора торган әйберләр. Ә ниндидер песи баласының әкият иленә сәяхәте ди­гән хикәяне ул укымаска мөм­кин.
– Гөлүсә газета-журналлар турында да бер сорау бирим әле. Соңгы вакытларда аларның тиражлары нык кимеде. Сәбәбе – поч­та хезмәте белән  дә бәйле, укучыга вакытында килеп җитми. Бәлки таратуның башка төрле вариантын эзләргә кирәктер?!
– Мин үземне татар мат­бу­га­ты­ның җанатары димен. Шуңа күрә дә матбугатка бер тамчы булса да ярдәм булсын дигән максат белән ел саен күп сандагы  газета-журналларга язылам. Аларны вакытында укып чыгарга да өлгермим, әмма килеп торсын, балалар каршында булсын, дигән уй белән алдырам аларны. Мәсәлән, балалар өчен махсус журналларга язылам. Балалар һичьюгы нинди газета-журналлар барлыгы турында да белсен димен. Кайвакыт менә монда кызык әйбер язылган дисәм, алар аны укыйлар да әле. 

Газета-журналны вакытында таратуга килгәндә, бәлки менә озон яки валдберрис маркетплейслары аша хезмәттәшлек итеп, шулай эшләп булмыймы икән? Аларга бит көн дә товар килеп тора. 

Мин инде бик өметләнәм, татар ул укымышлы, китаплы халык, шуңа да укуга, китапка булган мөнәсәбәт сүрелмәс әле дип. Хәзерге буынны бик яманлап бетерәсем килми. Алар безгә караганда киң карашлы. Шуңа күрә дә киләчәккә өмет белән карыйм. 
– Җавапларың өчен рәхмәт. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев