Менделеевскида яшәүче бер ханым улын пычак белән ботына кадап үтерә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 64 яшьлек хатын һәм аның 42 яшьлек улы үз өендә эчкәннәр.
Табын вакытында улы аңа спиртлы эчемлекләр салырга куша, әнисе баш тарта һәм аңа пычак белән кадый. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән яза.
Бу хәлдән соң хатын үзе ашыгыч хезмәтләр чакырта. Ирне хастаханәгә салалар, соңрак ул хастаханәдә үлә.
Нет комментариев