Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

78 кагыйдә бозу

Бу хакта район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итә.

Шулар арасында 24 йөртүчегә – куркынычсызлык каешын такмаган, 15 кешегә – иминият полисы булмаган, 7се номерлары пычрак буланга административ штрафка тартылган. Баласын махсус утыргычсыз йөртүче дә  җавапка тартылган. «Обгон»га чыккан бер йөртүче 5000 сум күләмендә штраф түләячәк. Ике исерек йөртүчегә исә штрафлар саллырак, 30 мең сумга кадәр. Бер җәяүле  кичен юлга киемендә яктылык кайтаргыч элементларсыз чыккан. Бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Өч йөртүче штрафын вакытында түләмәгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев