Әтнә юлында – кабат исерек
Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 26 июньнән 1 июльгә кадәр юлларда 20 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Бу очракта юл йөрү кагыйдәләрен күз алдында тотабыз.
Аерым алсак, куркынычсызлык каешын такмаган 7 транспорт йөртүче тоткарланган. Игътибар иткәнсездер, юл йөрү кагыйдәләре белән бәйле хокук бозуларның күпчелеге куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле. Инде менә ничәнче кабат транспорт йөртүчеләргә мөрәҗәгать итү урынлы булыр – ник үзегезнең һәм пассажирларыгызның, аеруча яшь балаларның язмышына төкереп карыйсыз сез? “Каешын таккан булса, исән калыр иде”, диюләрне бер дә ишеткәнегез юкмы әллә?!
Шушы ук чорда 2 автотранспортны тиеш булмаган урында тукталышка куючы һәм ярамаган җирдән автотранспорт юлын аркылы чыгучы 2 җәяүле административ җаваплылыкка тартылган.
Моннан тыш, балалар креслосы булмаган, җәяүлегә юл бирмәгән, иминият белешмәсе булмаган, тонировкасы тиешледән артык булган, йөкне тиешледән артык төягән, йөртүче хокукы булмаган кешене руль артына утырткан транспорт ияләренә каршы 1әр административ җаваплылык очрагы теркәлгән.
Шулай ук бер тапкыр ярамаган җирдә каршы як полосага чыгу очрагы да булган. Ни кызганыч, бу чорда районыбыз юлларында кабат исерек йөртүче тоткарланган. Ә менә транспорт рулен исерек хәлдәге кешегә бирүне ничек итеп аңлатырга да белгән юк. Шундый 1 очрак ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев