Район автоинспекциясеннән алган мәгълүматларга караганда, 7-14 август көннәрендә юлларда 10 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Аерым алганда, соңгы 6 көн эчендә куркынычсызлык каешын кулланмаган 6 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Шулай ук бу чорда район юлларында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Моның белән бергә, тикшерү вакытында исерек хәлдә машина йөрткән 1 кеше тоткарланган. Аның автомобиль белән идарә итү хокукы булмавы да ачыкланган.
Шулай ук, автомобиль номеры укырлык дәрәҗәдә булмаган 1 машиа йөртүче тоткарланган.
Әлеге вакыт эчендә 2 җәяүлегә юл бирмәгән йөртүче дә административ җаваплылыкка тартылган.
Көзгә якынлашабыз, көннәр кыскара, шул сәбәпле, җәяү йөргәндә киемнәрегездә яктылык кайтарткыч элементлар булу мөһим, дип искәртә районның юл иминлеге инспекторлары.
Нет комментариев