Әтнәдә таксиларны тикшерәләр
Районда 23 июльдән такси машиналарын тикшерү башланды.
Татарстанда, шул исәптән Әтнә районында да «Такси» оперциясе старт алды. Ул 23 июльдән 1 августка кадәр дәвам итәчәк.
Чара такси белән пассажирлар йөрткәндә хокук бозуларны булдырмауга һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге таләпләрне үтәүгә юнәлдерелгән.
Юл иминлеге инспекторлары закон таләпләренең үтәлешенә игътибар итәчәк. Шулай ук пассажирлар йөртү өчен файдаланыла торган транспорт чараларының техник торышын, барлык кирәкле документлары булуын җентекләп күзәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев