Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Бер йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

"Бүген узган рейд барышында 4 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Ике машинаның иминият кагәзе булмаган, бер машина йөртүче документларын өйдә онытып калдырган булган. Тагын бер машина йөртүче руль артына исерек хәлдә утырган булган дип шикләнелә. Руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып утырганы өчен машина йөртүчегә 30 мең сум штраф һәм ел ярымга йөртү хокукынан мәхрүм ителү яный.",- дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев