Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Фаҗигаләрне искәртүче көн

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә бөтен дөнья буенча юл­-транспорт фаҗигаләрендә зыян күрүчеләрне искә алу көне уза.

Саннарга күз салсак, ел саен юл фаҗигаләрендә бер миллион өч йөз мең кеше һәлак була. Моннан тыш егермедән алып илле миллионга кадәр кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Иң аянычы – үлүчеләрнең 50 проценттан артыграгы 15 яшьтән алып 44 яшьтәгеләргә туры килә. Юл фаҗигаләренең төп сәбәбе – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәү.

Фаҗига нидән килеп чыга соң?Иң беренче чиратта - юлны тиешле урыннан чыкмау. Шулай ук хәрәкәт итүче яисә тик торган транспорт чарасы артыннан кисәк кенә килеп чыгу, светофор сигналына буйсынмау, тротуар була торып, юлда йөрү яки уйнау да моңа сәбәп булып тора.

Теләсә-кайсы җәмгыять законнардан башка яши алмаган кебек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми – юлда йөреп булмый. Без бу кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә тиеш. Шул очракта гына куркынычсыз йөрү мөмкин. Бу хакта онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев