Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Һәлакәт сәбәбе – исереклек

Алган мәгълүматларга караганда, 23 июльдән 29 июльгә кадәрге чорда районыбыз юлларында автоинспекторлар 25 юл йөрү кагыйдәсе бозучыны җаваплылыкка тартканнар.

Кызганычка каршы, алар­ның берсе руль артын­да исерек хәлдә булуга шикләнеп тоткарланган.

Газетаны һәрдаим укучылар игътибар итә торганнардыр, күпме кисәтүгә карамас­тан, руль артына менеп кунаклаган “кызмача”лар кимеми.

Чит районнан, башка өлкәдән килүчеләр генә дә түгел, үзебезнекеләр дә кимен куймыйлар. Бу геройлык түгел, мөгаен, акылсызлыктыр. Мәзәктәгечә инде, аракы керүгә, акыл чыгып тора, күрәсең.
Әле бит ул үзе өчен генә түгел, тирә-яктагыларга да куркыныч тудыра. Юл-транспорт һәлакәтләре сәбәпләренең күбесе – исереклек. Бу көннәрдә районыбыз юлларында да 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Кабат машинадагы куркынычсызлык каешын телгә алмыйча булмый. Узган бер атнада 12 кеше шул сәбәпле тоткарланган.

Ул гына да түгел, үзләренә иптәш булсынгамы, 4 тапкыр балаларны махсус утыргычсыз йөртүчеләр дә ачыкланган.
3 транспорт йөртүченең иминият белешмәсе булмаган. 2 машина йөртүче, тиешле була торып, җәяүлегә юл бирмәгән.

Шушы ук көннәрне автоинспектор таләбен үтәмичә киткән, машинасы учеттан төшкән хәлдә идарә иткән, тонировкасы тиешледән артык булган берәр йөртүче тоткарланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев