Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Йөртүче исереклеккә шикләнелә

Узган атнада транспорт йөртүчеләр тарафыннан 36 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу теркәлгән.

Аерым алганда, 5 транспортның номеры укырлык булмаган, 4 автомобильдә куркынычсызлык каешын такмаганнар. Соңгы арада юлга документлар алмыйча гына чыгу гадәткә кереп бара: монда да документларсыз автотранспорт руленә утырган 9 кеше тоткарланган, 7 йөртүченең “автостраховка”сы булма ган. Шул ук вакытта 5 юл-транспорт фаҗигасе тер кәлгән, 5 җәяүле хәрәкәт юлын тиешсез урында аркылы чыккан.

Күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, исерек хәлдә руль артына утыручылар кимеми. 26 ноябрь көнне ДөбъязОлы Әтнә юлында “Лада Гранта” автомобиле туктатыла. Йөртүчесе алкоголь исереклеге хәлендә булуга шикләнелеп, административ протокол төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев