Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» автомобиле йөртүчесе һәлакәт урынында үлгән

2 сентябрьдә Каменка-Олы Әтнә автомобиль юлының 21нче чакрымында (Биектау районы) юл-транспорт һәлакәте булды.

2 сентябрьдә Каменка-Олы Әтнә автомобиль юлының 21 чакрымында (Биектау районы) 63 яшьлек «Nissan» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, каршы як полосага чыгып, 68 яшьлек машина йөртүче белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе шунда - беренчел мәгълүматлар буенча, «Nissan» автомобиле йөртүчесенең арыганлыгы мәгълүм булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада» автомобиле йөртүчесе һәлакәт урынында үлгән, ә «Лада» автомобиле пассажиры һәм «Nissan» автомобиле йөртүчесе медицина учреждениесенә китерелгән.

Дәүләт автоинспекциясе арыган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү ярамый дип искә төшерә!

Мәгълүмат Татарстан дәүләт автоинспекциясенең телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев