Кагыйдә бозучылар кимеми
30 июльдән 6 августка кадәр район юлларында барысы 20гә якын кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
Юллардагы иминлек, хәрәкәт куркынычсызлыгы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә социаль-икътисадый хәлнең торышы, тормыш сыйфатын яхшырту юллардагы вәзгыятькә турыдан-туры бәйле. Тигез, яхшы юллар булгач, кызурак йөрисе килә. Мөмкинлек булгач, яңа чыккан техникалар да кызыктыра. Машина руле артына утырып яки җәяүләп йөрисеңме, юл йөрү кагыйдәләрен үтә инде.
Кызганычка каршы, күпме генә язып, сөйләп торсак та, кагыйдә бозучылар саны кимеми. Интернет челтәрләреннән дә, телевизорлардан да карап, ишетеп торабыз – көн дә юл фаҗигасе турында сөйлиләр. Күпме яшь гомерләр вакытсыз өзелә. Югыйсә, адәм баласына гомер бер генә бирелә, шуны матур итеп кенә яшә инде. Әмма күңел гел ашкына, кабалана, кушканны үтәми.
Бер атна аралыгында 6 машина йөртүчегә карата куркынычсызлык каешын такмаган өчен протоколлар төзелгән. Ике шофер техникасында иминият кәгазьсез, өчәү – балаларны махсус утыргычсыз йөрткәне өчен җавапка тартылганнар. Моннан тыш, техникасы учетта булмаган, документларсыз идарә иткән, җәяүлене үткәрмәгән берәр машина йөртүчегә протоколлар төзелгән. Бер атна аралыгында бер вак юл һәлакәте теркәлгән. Зыян күрүчеләр юк. Моннан тыш, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен бер җәяүле дә юл иминлеге инспекторлары тарафыннан тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев