Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Каршы юлга чыкма, райондаш!

Шулай диюебезнең сәбәбе бар – октябрь аеның беренче атнасында районыбыз юлларында “обгон”га чыгуның 2 очрагы расланган.

Әлбәттә, алдагы транспортны узарга чыгу законга каршы килми үзе, әмма бу маневрны тиешле урында гына ясарга рөхсәт ителә.
Күпме генә кисәтүгә карамастан, куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү  һаман дәвам итә. Узган 7 көндә шундый 7 очрак теркәлгән. Әле болары ачыкланганнары гына... Җәмәгать, үз тормышыбызга гына түгел, пассажирлар тормышына да “төкереп карау” бит бу!
Һәрвакыттагыча автотранспорт тәрәзәсен тиешледән артык итеп тонировкалаучылар һич кимеми. Монысы инде, тирә-ягыгыздагыларга, гомумән, юл хәрәкәтендә катнрашучыларга зыян саласыз дигән сүз. Узган атнада шундый 3 очрак ачыкланган, алар да административ хокукны бозучылар буларак штрафка тартылдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев