Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Кышкы көпчәккә күчәргә вакытмы?

Чыннан да, һава торышы гел үзгәреп тору сәбәпле, руль артында утыручыларны борчыган сорауларның берсе бу.

Кичтән көн суытып җибәрә, иртән яңгыр ява башлый. Шуңа күрә кышкы көпчәкне куяргамы дип аптырап каласың. 
Урамда ноябрь ае икәнен дә онытмаска кирәк. Район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе  Айрат Каюмов машина йөртүчеләргә кышкы резинага күчәргә киңәш итә.
– Ноябрь аена кердек. Әлеге чорда, гадәттә, кинәт салкынайтып җибәрү куркынычы бар.  Юл-транспорт һәлакәтенә очрамау,  гомерне һәм сәламәтлекне куркыныч астына куймау өчен, имин тизлек сайларга һәм кышкы шиналарга күчү турында алдан кайгыртырга киңәш итәм, — диде. 
Кыскача мәгълүмат
Узган ел кинәт салкынайтып җибәрү нәти­җәсендә район юлларында  8 юл һәлакәте тер­кәлгән.
Практика күрсәткәнчә, кызганычка, кыш һәрвакыт көтмәгәндә килә. Шул ук вакытта безнең кайбер автоһәвәскәрләр соңгы чиккә кадәр җәйге шиналар куелган килеш йөрүне дәвам итә. Шуңа да хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен, алдан саклану чарасын күрергә кирәк.
Юлларда игътибарлы булыйк, тиешле кагый­дәләрне үтик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев