Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Машина йөртүчеләр өчен яңалык

Финанс министрлыгы 2025 елның сентябреннән автомобильчеләргә машина йөртү таныклыгы алу пошлинасын – 2 тапкырга, ә транспорт чарасы паспорты пошлинасын 1,5 тапкырга арттырырга планлаштыра.

Төзәтмәләр нигезендә, иске үрнәктәге таныклык өчен – 4 мең сум, яңа таныклык өчен – 6 мең сум түләргә кирәк булачак. Халыкара таныклык алу да кыйммәтләнергә мөмкин – 1,6 меңнән 3,2 мең сумга кадәр. 

Закон проекты нигезендә, автомобильгә дәүләт номерлары биргән өчен дәүләт пошлинасы 2 меңнән 3 мең сумга кадәр артачак, прицепларга һәм мотоциклларга теркәү билгеләре өчен – 1,5 мең сумнан 2,25 мең сумга чаклы. Транспорт чарасының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турындагы таныклык 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр кыйммәтләнәчәк.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев