Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Штраф түләүчеләр кимеми

Сентябрьнең соңгы атнасы автоинспекторлар хәтерендә дә, транспорт йөртүчеләр исендә дә озак сакланыр, мөгаен.

Шөкер, бу юлы исерек булуга шикләнелгән йөртүчеләр күплеге белән түгел. Эш шунда, 25 сентябрь-1 октябрь аралыгында 7 йөртүченең административ штрафын вакытында түләмәгәнлеге ачыкланган. Штрафны вакытында түләмәүнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында бер генә язмадык, югыйсә.

Шушы ук чорда 4 йөртүче куркынычсызлык каешын такмау сәбәпле җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, 1 йөртүче баланы махсус утыргычта йөртмәү аркасында тоткарланган, 1 йөртүченең иминият кәгазе булмаган, 1 машинада тонировка тиешледән артык булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев