Бүген 15 октябрьдән 24 нче октябрьгә кадәр ”Җәяүле кичү” (Пешеходный переход) операциясе башланып китәчәк.
Бу көннәрдә җәяүлеләрнең юл аша тиешле урыннан чыгуы, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү-бирмәвенә игътибар биреләчәк. Әтнә район эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айнур Ямалиев кичке якта йөрүчеләргә "яктырткыч" киемнәре турында онытмаска да киңәш бирә.
Юлларда сак булыгыз , юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп йөрегез.
Нет комментариев