Әтнә юлында кеше бәрдергәннәр
Юл иминлеге

Әтнә юлында кеше бәрдергәннәр

Түбән Бәрәскә юлында юл һаләкәте булган.

"Лада 2121" йөртүчесе җәяүлене бәрдерә. Машина йөртүче куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлектә бармаган - тиешле тизлекне сакламаган. Шул ук вакытта зыян күрүчедә юл хәрәкәте иминлегенең 4.1. пунктын үтәмәгән хәлдә юлдан шул ук юнәлештә яктырткыч элементларсыз барган.  Зыян күрүче бүгенге көндә Арча больницасында. Ә йөртүченең стажы 11 ел, соңгы ике елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып 6 тапкыр җаваплылыкка тартылган, 1 штрафы тиешле срокта түләнмәгән.


Нет комментариев