Әтнәдә – “Автобус” операциясе бара
8 июньнән 17 июньгә кадәр республикада "Автобус" операциясе узачак.
Максаты - пассажирлар транспорты белән бәйле юл һәлакәтләрен булдырмау.Операция барышында район юлларында йөрүче автобуслар тикшереләчәк. Бу балалар йөртүче автобуслардан тыш , җәмәгать транспорты булган һәм хуҗалык автобусларына да кагыла.
2022 елның 5 аенда Татарстан Республикасы территориясендә автобуслар йөртүчеләр гаебе белән 43 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше үлгән һәм 60 кеше тән җәрәхәтләре алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев