Әтнәдә юл транспорт һәлакәте булды
Әтнәдә быелның беренче юл транспорт һәлакәте теркәлде. Шөкер, тән җәрәхәте алучылар юк.
Олы Әтнә авылының Совет урамында ике машина Хундай һәм Киа автомобильләре катнашында юл транспорт һәлакәте теркәлде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Хундай машинасы олы юлдан килүче Киа машинасына юл бирми. Тегесе бәрелешүне булдырмас өчен кырыйга ала һәм юл билгесенә бәрелә. Бәхеткә, тән җәәрәхәтләре алучылар юк.
Юлларда игътибарлы булыгыз. Юл-йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев